Халык фатирлардагы күгәректән, күршеләренең шау-шуыннан зарлана
Роспотребнадзор идарәсенә февраль аенда барлыгы 905 мөрәҗәгать кергән.
Аларның 226 сы санитар-эпидемиологик торыш белән тәэмин итү турындагы закон сакланышына карата. Кешеләр нигездә торакларында тавыш, күгәрек, күксе булудан, азык-төлек һәм эчә торган су сыйфатыннан зарланган. 495 татарстанлы "кайнар линия"гә кулланучыларның хокуклары бозылу уңаеннан мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia