Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Хакимият хезмәткәре дип алдап, акчалы булган

36 яшьлек таксистка билгесез берәү шалтырата һәм үзен хакимият хезмәткәре дип танытып, хакимият бинасы янына минераль су китереп бирүен үтенә.

Бер үк вакытта телефонына акча салуны да сорый. Бина янында каршы алачагына һәм шунда ук исәп-хисап ясаячагына ышандыра. Таксист 105 сумга минераль су ала да, кушылган телефон счетына 1000 тәңкә акча сала. Шуннан хакимият бинасы янына ашыга. Әмма аны каршы алучы булмый.

Кабат шул номер буенча шалтыратып караса, телефонны алмыйлар.

Полицейскийлар тикшергәннән соң әлеге телефон номерының Краснодар краенда теркәлгәнлеге ачыклана. Бу хәл Чаллыда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса