Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Грипп әлегә чигенми

Бүгенге көндә Татарстанда 114 мең ОРВИ, 336 грипп очрагы теркәлгән, шуларның 204 очрагы - дуңгыз гриппы. Әлеге мәгълүматларны сәламәтлек саклау министры "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.

- Кызганычка, авыручылар арасында ике үлем очрагы теркәлде. Дуңгыз гриппының төп үзенчәлеге - бронх-үпкә системасында өзлегүләр, - дип, министр авыруның пневмония, ягъни үпкәләр ялкынсынуга китерүен ассызыклап. Ул кискен тын юллары авыруының беренче билгеләре сизелүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә, вакытында дәвалану әһәмиятенә басым ясады. Шулай ук чирнең һава белән һәм куллар аша күчүен искәртеп, кулларны бик еш юу, шәхси гигиена зарурлыгын ассызыклады.

Министр әйтүенчә, грипп белән авыручылар прививка ясатмаган булган. Шуңа күрә ул барысын да вакытында эшләргә, вакцинация кампаниясе чорында чарасын алдан күрергә киңәш итте.
- Якын көннәрдә гриппның "пик"ноктасын узып, күрсәткечләр түбәнгә төшә башлар дигән өметтә торабыз. Әмма әлегә авыру дәрәҗәсе югары кала. Без дәвалау учреждениеләрендә барлык препаратлар булсын өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез, - дип ышандырды министр.

Кагыйдә буларак, гриппка иммунитеты түбән, сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интеккән, хроник чирләре булган кешеләр тиз бирешә, дип яза "Татар-информ", Адел Вафин сүзләренә нигезләнеп.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса