Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үги кызын мыскыллап яшәгән Татарстан азгынын утырттылар

Татарстанда җирле ир-ат кече яшьтәге кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепле дип табылды.

Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд та җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 52 яшьлек Владимир Андроновка карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 4 нче бүлеге "б" пунктына (14 яше тулмаган шәхескә карата җенси характердагы гамәлләр кылу) туры килгән җинаять кылуда гаепле дип табылды.


Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2010 елның көзеннән 2015 елның августына кадәр үзенең 2005 елда туган үги кызы белән ялгызы калудан файдаланып, ир-ат балага карата җенси характердагы гамәлләр кылган.

2015 елның сентябрендә баланы дәресләрдән соң каршы алучы Андронов мәктәп психологы белән сөйләшеп тора һәм үги кызын кеше тәнендәге интим урыннарны белергә өйрәтүен җиткерә. Психолог үз янына бала белән әнисен чакырта. Сөйләшү барышында кырын гамәлләр ачыклана һәм хокук сакчыларына гариза языла.


Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Суд аны кырыс режимлы колониягә озату шарты белән 12,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарды.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса