Газетага өйдән генә дә язылырга була
Хәзер газета-журналларга өйдән яки хезмәт урыныннан гына да язылырга мөмкин.
www.tatmedia.ru сайтындагы баш биттә күрсәтелгән "Подписка" баннеры аша www.tatpost.ru/Podpiska/Index.aspx сылтамасына узып, теркәлергә һәм язылучы категориясен (физик яки юридик зат), язылу каталогын сайларга гына кирәк. Басмаларны исемнәре яки индекслары буенча эзләп табарга була. Түләүне кредит картасы яки электрон акча белән башкару каралган. Шулай ук язылуның икенче варианты да бар: хат ташучыны үзегезгә уңайлы вакытта чакыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа