«Газ җиһазларын тикшерүче» мошенниклар йөри. Сак булыгыз!
Үзләрен газ службасы хезмәткәрләре итеп танытучы кырыгалдарлар өлкән яшьтәгеләрнең ышанычын яулап, аларны төп башына утыртып йөриләр.
Мошенниклар күпчелек икәү һәм өчәүләп йөри. Һәм һәрвакыт ялгыз яшәүче кешеләргә керергә тырышалар. Берсе газ плитәсен яки колонкасын «тикшергән» арада икенчесе фатирны «тенти».
Полициядә әйтүләренчә, алар җылы як халкына охшаган өч ир-ат һәм ике хатын-кыз. Кайбер очракларда алар зәңгәр төстәге спецовка курткадан булганнар.
Республикада ел башыннан шундый 12 факт теркәлгән. Шуның унысы Казанда. Әле 8 июльдә генә дә Казанның Совет районында 76 яшьлек пенсионерның 100 меңен урлаганнар. Берничә сәгать алданрак Дербышкида 76 яшьлек ханымның фатирыннан 52 мең сум акчасын һәм чәшке тунын алып чыкканнар. Барысы да «горгаз хезмәткәрләре».
6 июльдә Идел буе районында пенсионер ханым 50 меңеннән колак каккан. Аны «Газ службасы» дигән язулы спецовка кигән ирләр подъездда очратканнар һәм планлы тикшерү үткәрүләрен әйткәннәр. Шуннан соң ике сәгать үтүгә бер хатын һәм ике ир Мәскәү районында яшәүче 90 яшьлек әбинең 220 меңнән артык саклык акчасын алып чыкканнар.
Кайбер очракларда кырыгалдарлар пенсионерлардан газ плитәсен алыштыруга ташлама ясау өчен паспорт мәгълүматларын сорый икән. Шулай итеп яшерен урыннарны белешәләр. Гадәттә документлар белән бергә акча да саклана бит. Шуннан соң берсе хуҗаның игътибарын читкә юнәлтә, башкалары кырын эшләрен эшли.
Алабугада да шуңа охшашлы хәлләр булгалаган. Берсендә ханым 28 меңен урлаткан, икенчесендә 77 яшьлек пенсионерның акчаларын, кесә телефонын, алтыннарын алып чыкканнар. Җәмгысе 55 мең сумлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia