Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гашура көне якынлаша

Мөхәррәм аеның унынчы көне - Гашура көне якынлаша. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә.

Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.

"Шәһруллаһил Мөхәррәм" буларак шөһрәт казанган, ягъни "Аллаһның изге ае" дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр. Аллаһның ниндидер аерым ае, көне яки елы юк, ләкин Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.

Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтелә.

Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. Ягъкуб галәйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба.

Гашура көне дигәндә искә төшкән иң беренче гыйбадәт - ураза тоту. Мөхәррәм ае һәм Гашура көне Китап әһеленнән булган яһүди һәм христианнарда да изге көн саналган. Рәсүлебез Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, анда яшәгән яһүдиләрнең ураза тотканнарын күрә. "Бу нинди ураза?" - дип сорый. Яһүдиләр: "Бүген Аллаһ Тәгалә Мусаны дошманнарыннан коткарган, фиргавенне диңгез төбенә батырган көн. Муса галәйһиссәлам шөкер йөзеннән бу көнне ураза тоткан", - диләр. Аларга охшамау, уразаны нәкъ менә Гашура көненә генә туры китермәү өчен, Мөхәррәмнең 9, 10, 11 көннәрендә (быел 23,24, 25 ноябрь) ураза тоту киңәш ителә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250