Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Галимнәр корычтан ныклырак, кәгазьдән нәзегрәк наноцеллюлоза уйлап чыгарганнар

Америка галимнәре корычтан да ныклырак, кәгазьдән дә нәзегрәк наноцеллюлоза уйлап тапканнар.

Белгечләр әлеге материал төрле өлкәләрдә кулланыла башлар дип саный: ныклы һәм җиңел булган бронежилеттан алып нәзек дисплейларга кадәр. Ул медицина, авиатөзелеш, космонавтика өлкәләрендә дә үз урынын алыр дип көтелә.

Биология фәннәре кандидаты Зоригто Намсараев сүзләренә караганда, фәнгә наноцеллюлозаны барлыкка китерүче бактерияләр инде күптән мәгълүм булган. Тик әлеге микроорганизмнарны даими рәвештә ашатып тору мөһим. Аларның аппетитын исәпкә алганда, бик күп күләмдә глюкоза һәм төрле туклыклы матдаләр кирәк булачак икән. Билгеле, бу наноцеллюлоза җитештерү бик кыйммәткә төшә дигән сүз. Шуңа да әлеге материал лабораториядән ерак китә алмаган.

Профессор Малькольм Браун бу мәсьәләне чишү юлын тапкан. Ул наноцеллюлоза эшләп чыгаручы бактериядән берничә генын алган һәм цианобактерияләргә утырткан.

- Алар чыннан да гаҗәеп организмнар! Алар Кояш, су һәм углекислый газ ярдәмендә генә яшиләр. Бернинди глюкоза да туклыклы матдәләр дә кирәк түгел. Бу исә әлеге материалны күп күләмдә һәм бик аз чыгымнар белән җитештерә башлау мөмкинлеге дигән сүз, - ди Зоригто Намсараев.

Цианобактерияләрнең гаҗәеп үзлекләрен төрлечә кулланырга тырышалар. Моңы төрле бактерияләрнең геннарын утыртып ирешәләр. Якын киләчәктә дизель ягулыгын углекислый газдан җитештерә башларга тиешләр икән.

"Российская газета" буенча.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250