Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Галимнәр хатын-кызлар өчен иң яхшы илләр исемлеген төзегән

Хатын-кызлар үзләре өчен әһәмиятле булган берничә билге - илдәге яшәү дәрәҗәсе, медицина һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча үз фикерен белдергән.

Америка Кушма Штатлары тикшеренүчеләре хатын-кызлар өчен уңайлы илләр исемлеген төзегән, дип хәбәр итә "Известия". Бу хакта 80 илдә яшәүче 9 мең хатын-кыз арасында Америка галимнәре уздырган сораштырудан алынган мәгълүматлар сөйли.

Сораштыруда катнашучылар хатын-кызлар өчен әһәмиятле булган берничә билге - илдәге яшәү дәрәҗәсе, медицина һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча үз фикерен белдергән.

Иң уңайлы ил булып Швеция аталган. Бу берникадәр дәрәҗәдә Швеция хөкүмәтенең хатын-кызларга карата алдынгы мөнәсәбәте белән бәйле. Рейтингның икенче баскычында - Дания, аннан соң Норвегия урнашкан. Шулай ук хатын-кызлар өчен уңайлы илләр рәтенә Финляндия, Канада, Австрия, Яңа Зеландия һәм Австралия дә кергән.

Начар илләр рәтендә - Ирак, Пакистан, Боливия һәм Тунис.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса