Гаиләләрне яклау буенча оешма ташландык балалар өчен “бэби-бокс” булдыруга каршы чыккан
Алар бу хакта Яр Чаллы прокуратурасына гариза юллаган.
Перинаталь үзәктә аноним рәвештә хатын-кызларның үз балаларын калдырып китүе өчен тартма урнаштыруны алар законга каршы чыга дип саный. "Безнең фикеребезчә, бу бала хокукларын бозуга алып бара һәм РФ гаилә кодексына каршы чыга. Ә аның буенча бала исем-фамилиягә, ата-анасын белү хокукына ия", - диелә гаризада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа