Тормыш - яшәеш

Фатирын бозымнан... һәм акча белән алтыннан да чистартканнар

Полиция бүлегенә 76 яшьлек ханым шалтырата һәм таныш булмаган ике ханымның аның фатирыннан бар булган саклык акчаларын һәм бизәнү әйберләрен урлауларын хәбәр итә.

Әби аферист ханымнарны урамда очрата. Алар әбидән төн куну өчен фатирга кертүен сорыйлар һәм 10 төн кунганга 5 мең сум акча вәгъдә итәләр. Бер бүлмәле фатирда яшәүче әби ризалаша. Мошенниклар фатирда сөйләшеп утырганда хуҗабикәгә бозым салынганын һәм тиздән улы үләчәген әйтәләр. Әби куркып кала. Тегеләре фатирны бозымнан чистартырга тәкъдим итә. Әбигә бөтен акчаларын (тиененә кадәр) һәм алтыннарын җыеп бирергә кушалар. Аларны бер пакетка салалар да, йоланы башкару өчен шәһәрдәге берәр урам чатына барырга кирәклеген әйтәләр. Әби алар артыннан иярә. Әмма бер тукталышта алар автобуска утырып, күздән гаип була.

Реклама

Әби алданганын аңлап, полициягә хәбәр итә. Түбән Камада булган мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Фатирын бозымнан... һәм акча белән алтыннан да чистартканнар
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш