Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Фатирга ут төртүчене эзлиләр

Күршеләре шалтыратуы буенча килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ачык ишектән эчкә үтсә, асты-өскә китерелгән фатирга тап булалар.

Бәхеткә, янгынны вакытында сүндерү мөмкин була. Ватык җиһазлар, тәрәзәләр, таралып яткан әйберләргә караганда, биредә бәхәсләр куерган булса кирәк. Баксаң, чыннан да ир белән хатын талашкан да, хатыны өйдән чыгып качкан икән. Ә 36 яшьлек ир ачудан барысын кырып-җимергән һәм ут төрткән. Үзе билгесез якка чыгып качкан. Чаллыда дүртенче көн инде аны эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса