Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Фатирда ике сабый агуланган

Яңа туган кызны һәм 5 яшьлек малайны агулану билгеләре белән хастаханәгә салганнар.

Бу хәл Казанда була. 112 номерына шалтыратып, күпкатлы йорт фатирында газ исе килүен хәбәр итәләр. Урынга барып җиткән газ белгечләре уртача дәрәҗәдә агуланган ике баланы хастаханәгә озаталар. Аларның янында әниләре дежур тора. Хәлләре тотрыклы. Белгечләр фикеренчә, агулануның сәбәбе төтен юллыгында тарту көче кирегә булу сәбәпле фатирда газ туплана башлау. Фаразларга караганда, төтен юлын кар каплаган булуы ихтимал. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса