Фаил Сафиуллин: "Яратсаң, бүләккә бәясе киртә түгел"
- Мин кирәкле әйбер алырга тырышам. Ә якын кешеңә нәрсә кирәген белү гайре табигый хәл түгел.
Мисал өчен, бер бәйрәмгә сөйгәнем: "Нәрсә бүләк итим?" - дип сорады. Көтелмәгән сорау. "Белмим", - дип җавап бирдем. Ә ул: "Син теге вакыт шул әйбер кирәк дигән идең, бүләк итимме?" - дип исенә төшерде. Ә менә мин яратып йөргән кызымның ноутбук сумкасына кызыкканын беләм. Кешене ихлас яратсаң, хөрмәт итсәң, бүләккә бәясе киртә булалмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа