Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

"Евровидение-2017" кайда узачагы билгеле

Конкурсны үткәрүгә Одесса, Днепр, Львов, Харьков һәм Херсон дәгъва белдергән иде.

Киләсе елда "Евровидение" халыкара конкурсын үткәрү хокукына Украина ия булды, ул Киевта узачак. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Украина телекомпаниясе генераль директоры Зураб Аласания белдерде. " Евровидение"ны кабул итәчәк шәһәр әле генә оештыру комитетының утырышында билгеләнде. 19 кеше - "әйе", икесе - "юк", берсе җавап бирүдән тыелып калды", - дип игълан итте вице-премьер-министр Павел Розенко. Башта конкурсны үткәрүгә Одесса, Днепр, Львов, Харьков һәм Херсон дәгъва белдергән иде.

Оештыручылар карары буенча "Евровидение" Киевта Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Комплекс мәйданы 60 мең кв метр чамасы тәшкил итә.

Швециядә узган соңгы конкурста Украина башкаручысы Җамала "1944" җыры белән җиңү яулагач, Украина "Евровидения-2017" үткәрү хокукына ия булды. Икенче урынны австралияле Дэми Им алды, өченче - Россия данын яклаучы Сергей Лазарев.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса