"Евровидение-2016" конкурсының нәтиҗәләрен кире карарга җыеналар
Change.org сайтында Халыкара "Евровидение-2016" конкурсының нәтиҗәләрен кире карауны таләп иткән петиция пәйда булды.
Бу документның авторы Ереванда яшәүче Артур Оганесян. Әлеге мөрәҗәгатьне Бөекбритания, Франция, Германия, Испания, Австралия, Сербия, Швеция, Россия, Украина һәм башка ил тамашачылары да хуплаган. Хәбәр чыгар алдыннан петициягә 81 меңнән артык кеше кул куйган иде инде, тагын 68 меңнән артык кешенең катнашуы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia