Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эссе үстерә дә, үтерә дә...

Эсселек хушлашырга җыенмый. Август аеның кызу көннәре хәтта 1932 елгы рекордны да уздырды.

Ул вакытта һава температурасы 32,8 градус булган. Республиканың көньяк районнарында, әйтик, Норлат районында узган атна ахырында эсселек 38,2 градуска җиткән. Ел башында ук газетабызда 2016 ел метеокүзәтүләр үткәрү тарихында иң кызу елларның берсе булырга мөмкин дип язган идек. Бөекбритания галимнәренең юраганы юш килде, башка илләрдә ничектер, Татарстанда чынлап та бик эссе. Климат үзгәрү, Җир шарының глобаль җылынуы аркасында безнең җирлектә суфи чикерткәләре дә барлыкка килгән.


- Соңгы биш елда безнең республикада бу күренеш гадәтигә әйләнде. Һава-торышының җылынуы, кышларның елдан-ел йомшаруы суфи чикерткәләрнең безнең республикага үтеп керүенә сәбәпче булды", - дип хәбәр иткән Казан университетының зоология музееның умыркасызлар бүлеге хезмәткәре Андрей Беспятых «Татар-информ"га. Белгеч алардан куркырга кирәкми дип белдерә, чөнки әлегә суфи чикерткәләрнең саны күп түгел һәм моны очраклы күренеш дип әйтеп була.
Ә менә эсселек аркасында Зәй районы балык хуҗалыгында 170 мең тонна балык үлүе турындагы хәбәр чынлап та куркыныч. "Зәй офыклары" басмасы хәбәр иткәнчә, хуҗалыкта балыкларның үлеп бетүенә аномаль эсселек сәбәп булган. Балык хуҗалыгы директоры Радик Сәлахов сүзләренчә, өстәвенә, дәүләт район электр станциясе дә бу көннәрдә тулы куәттә эшләгән.
- Су температурасы 42 градуска кадәр күтәрелде, кислородка кытлык башланды. Мондый температурада кислород эреми. Аномаль эсселек булуны белеп, без понтон линиясен сусаклагычның иң салкын ноктасына куйган идек. Ләкин бу ярдәм итмәде. 2010 елдагы аномаль эсселектә әлеге хәл булган иде, тик алай күпләп балык үлмәде. Быел эсселек озакка китте, балыкларга кислород җитмәгәнне күреп, кислород эшләргә аэраторлар көйләдек, ул да ярдәм итмәде, - ди ул. Хуҗалыкка килгән зыян 40 миллион сум белән бәяләнә.

Эсселек аркасында урманнар яну куркынычы да арта. Сәламәтлек министрлыгы да халыкка сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра. Соңгы көннәрдә Татарстанда сөт күләме кимү дә күзәтелә. Бу чорда югалту 66 тоннадан арткан. Авгусның кызу көннәре күрсәткечләр төшүенә сәбәп булды, дип белдерде республика хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Югары температура, синоптиклар фаразлавынча, 20 августтан соң гына төшә башлаячак.
***
Кызулыктан спортчылар да зыян күрә. Америка университеты галимнәре эсселек аркасында Җәйге Олимпиада уеннарын да үткәрми башларга мөмкиннәр, дип яза Lanset басмасы. Тикшеренүчеләр фикеренчә, 2084 елда, температура артык күтәрелү аркасында, илләр-шәһәрләр Олимпиада үткәрә алмаячак. 68 елдан уеннарны Төньяк Американың өч шәһәре, Россиянең Санкт-Петербург һәм Красноярск шәһәрләре генә кабул итә алачак, ди алар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса