Эшмәкәрләрне – Әлмәт төрмәсенә?!
Татарстанның төзәтү колонияләре аерым сәнәгый мәйданчыкларга тиңләштерелде.
Хәзер республика ФСИН идарәсе эшмәкәрләрне аларда эш башлап җибәрергә чакыра. Колонияләрдә эшләргә ризалык биргән эшмәкәрләргә Икътисад министрлыгы җиһазлар сатып алуны субсидияләү, ташламалы банк кредитлары бирү һәм «Лизинг-грант» программасы буенча ташлама ясау буенча ярдәм вәгъдә итә.
Булачак резидентларга Казан, Түбән Кама һәм башкалар белән беррәттән Әлмәт төрмәсендә дә мәйданчык бирелә. Өстенлекле эшчәнлек төрләре булып авыл хуҗалыгы (үсемлекчелек, яшелчәчелек һ.б.), металл эшкәртү, химия производствосы һәм икенчел чимал эшкәртү торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа