Эш урыннарында гомерләр өзелә
Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 19 майдан 23 майга кадәр үлем белән тәмамланган 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Казанда түбә ясаучы бер урыннан икенче урынга күчкән чакта 4 нче каттан егылып төшә. Биектау районында исә урман әзерләгән чакта агач хезмәткәрнең аркасына ава. Кайбыч районында да йөк төяүче механизатор белән бергә ерганакка ауган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа