Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эльвина яшәп калырга ашыккан...

Казаннан Санкт-Петербургка каратэ ярышларына чыгып киткән балалар белән булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Инде хәбәр иткәнебезчә, 21 май көнне иртән Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл һәлакәтендә Татарстанның каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин, автобус шоферы Алексей Платонов һәм 12 яшьлек спортчы кыз Эльвина Фәттахова һәлак булды. Бер айга озатасыңмы әллә?...

Казаннан Санкт-Петербургка каратэ ярышларына чыгып киткән балалар белән булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Инде хәбәр иткәнебезчә, 21 май көнне иртән Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл һәлакәтендә Татарстанның каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин, автобус шоферы Алексей Платонов һәм 12 яшьлек спортчы кыз Эльвина Фәттахова һәлак булды.

Бер айга озатасыңмы әллә?

- Эльвина әлеге ярышка бару өчен бик тырышты. Россия беренчелегендә катнаша алмам, дип елады да хәтта. Казандагы ярышларда өченче генә булган иде. Тренеры: "Казанда синдәй уңышларга ирешкән кыз юк. Син бармыйча кем барсын?" - дип юатты үзен. Ярышларга кызымны гел әтисе озатып йөрде. Улым Раушан да - спорт остасына кандидат. Ул да каратэ белән шөгыльләнә. Бу юлы да барысы да гадәттәгечә булды. Юлга чыгар алдыннан өстәл янына җыелдык. Юлга кузгаласы булгач, кызымны көчләп диярлек ашаттым. Күп итеп ризык әзерләдем. "Әни, син мине бер айга озатасыңмы әллә?" - диде балам. Автобуска утырыр алдыннан кәефе яхшы иде. Турнирдан җиңеп кайту турында хыялланды. Автобуска да иң беренче булып Эльвина менеп утырды. Урыны ишектән соң икенче рәттә, бер генә утыргычлы иде. Әле шул вакытта, кызымның урыны уртагарак эләкте, димәк, куркынычсызрак, дип тә уйлап куйдым, - дип сөйли кызчыкның әнисе Гөлшат Фәттахова.

Алар юлга төнлә кузгала. Ә иртәнге якта Гөлшат ханым хәлләрен белергә дип ире һәм кызына шалтырата башлый. Әмма җавап бирүче булмый. Улы Раушан да әтисе һәм сеңлесенең тавышын ишетә алмый. Бары иртәнге сәгать сигезләр тулып киткәч кенә Марсельнең телефоныннан җавап килә. Трубканы бер белмәгән чит кеше ала һәм Казаннан киткән автобусның куркыныч авариягә эләккәнен әйтә.

- Ул вакытта ирем аңын югалткан булган. Баш мие селкенгән, кабыргалары сынган. Аны Казанга кайтардылар инде, - ди Гөлшат ханым. - Кызыбызны соңгы юлга озатырга дип өйгә дә чыгып керде, әмма хәле кабат авыраеп китте. Ул да, Эльвинаны саклый алмадым, дип үзен гаепли. Мин дә: "Ник җибәрдем икән?" - дип үземне битәрлим.

Күзләр генә тигәндер

- Авырга узганымны белгәч, әле УЗИга кадәр үк кыз бала алып кайтасымны аңладым. Күңелем сизде. Ак чәчле булачак дип көттем. Эльвинаның туганда чәче ап-ак иде. Аннары гына сарылана башлады, - дип искә ала Гөлшат. - Кы­­зымның шулкадәр тырыш, сәләтле бала икәнен әле генә аңладым. Минем өчен ул гади генә бер кызчык иде. Мин аның шөгыльләрен мавыгу итеп кабул иттем. Башка балалар да шундыйдыр дип уйлый идем. Интернеттан карап кулдан сабыннар ясый иде. Полимер балчыктан бизәнү әйберләре дә эшләде. Әле язын пәлтәмә туры китереп зәңгәр алкалар ясаган иде. Тегәргә дә бик яратты. Менә бу күлмәкне гимназиядә технология дәресендә теккәннәр. Тукымасын бергә алсак та, итәк читендәге челтәрне үзе сатып алган.

Ул вакытта кыз әлеге теккән киемен әнисенә алып кайтып күрсәтә. "Кара, әни, моны итәк итеп тә киярмен. Аннары сарафан ясарга була", - ди ул. Гөлшат бу вакытта әлеге киемгә артык игътибар бирмәсә дә, хәзер исә кызының нәни куллары кагылган итәк-сарафанны кадерләп саклый.

Эльвинаның бер генә минуты да буш узмый. Бию белән дә шөгыльләнә, җырларга да ярата. Бер урында тик утырмас шук бала була. Ә каратэ буенча ирешкән уңышлары санап бетермәслек. 12 яшьлек сабыйның 46 медале генә бар! Ә мактау кәгазьләре, дипломнары күпме?! Гимназия уздырган бер генә чара да аннан башка үтми. "Татар кызы" конкурсы, "Сөмбелә" бәйрәмнәре, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар гел уңыш кына китерә аңа. Кыз­чыкның яратып җырлаган җырында исә: "Кошларның гомере бик кыска, канатларын кагып күккә очалар да китәләр", - дигән сүзләр бар. Әйтерсең, үзе хакында җырлаган.

Песи дә елый икән

Эльвина бар дөньяны яратып яшәгән. "Минем моңа кадәр песи елаганын күргәнем юк иде. Без бит аны кызганып урамнан алып кердек. Кызымны ярата иде ул. Иртән Эльвина мәктәпкә киткәндә ишеккә кадәр озата бара да артыннан гел мияулап кала. Эльвинаның мәетен алып кайткан көнне песи бүл­мәдән чыгып чапты. Үпкәләгән сыман үз оясына кереп ятты. Хәзер әнә гел елап тора. Баласын югалткан кебек нидер эзли", - ди Гөлшат ханым.

Бүтән мин булмыйм

20 нче гимназиянең 5А сыйныфы укучылары өчен Эльвинаны югалту бик авыр хәсрәт була. "Китапларны тапшырганда да ашыкты ул. "Зилә Хәбировна, әйдәгез, мин алдан тапшырыйм әле. Алайса, мин бүтән булмыйм", - дип тә ялгыш әйтеп куйды", - ди Зилә Әбелханова. Хәер, ялгыштырмы, монысын белеп булмый.

- Эльвина 12 яшьтә генә булса да, күп кенә өлкәннәргә үрнәк булып торырлык бала иде. Әтисе белән әнисе балалары өчен барлык мөмкинлекләрне тудырдылар. Гөлшат ханым кызының сәләтләрен үстерү өчен хәтта эштән дә китте. Эльвина якты янып, тиз сүнгән йолдыз булды", - ди гимназия директоры Рәхимә Арсланова.

Кызымны чәчәккә күмделәр

Эльвинаны әтисенең туган ягы Биектау районының Юртыш авылында җирлиләр. "Кызымны озатырга кеше күп килде. Димәк, минем бала кеше телендә булса да яшәячәк әле. Кем дә булса, еллар узгач, сабыемны искә төшерәчәк", - ди кызның әнисе.

Эльвинаны 21 май көнне төнлә алып кайталар. Ә иртән аның белән саубуллашырга килүчеләр фатирга сыймый. "Кызымны чәчәккә күмделәр. Рәнҗеп кенә китмәсә иде инде нәни кошчыгым. Баламны якын итеп озатырга килгән, авыр вакытта минем хәлемне белеп торган барлык якыннарыма, танышларыма, изге күңелле кешеләргә мең рәхмәт! Аеруча гимназия директоры Рәхимә Арслановага чиксез рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, - ди Гөлшат. - Барысы да ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша. Тик беркем дә баламны кайтарып бирә алмый. Барлык булган байлыгымны бирер идем дә бит..."

Малайларга ярдәм кирәк!

Эльвина укыган 20 нче гимназиядә директор урынбасары булып эшләүче Ландыш Фатыйхованың да 11-12 яшьлек ике улы каратэ белән шөгыльләнгән. Ильяс белән Нияз да авариягә очраган автобуста була. Балаларны моңа кадәр ярышларга Ландыш ханым үзе озатып йөри. Әмма бу көнне ул эшеннән китә алмый. Шулай язгандыр, күрәсең. Авыр җәрәхәт алган малайлар әле дә реанимация бүлегендә дәвалана. Хәзерге вакытта Ландыш ханым Түбән Новгород өлкәсендә, сабыйлары янәшәсендә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетларга акча күчерә ала:

Яндекс Деньги

№ 410011975952759

Киви +79600450031

Гөлгенә Шиһапова

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса