Реклама
Елховой авылы - районыбызның табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан зур торак пунктларыннан берсе. Тирә-якка җәйрәгән Шушма елгасы бүген дә матурлыгын җуймаган.
Авылда 363 хуҗалык исәпләнә, 915 кеше гомер кичерә. Күренеп тора, Әлмәт белән бергә Елховой да үсә, төзекләнә бара, элеккечә ныклы тормыш белән яши.
- Әйе шул, үзгәрешләргә үзебез дә шатланып туя алмыйбыз, - диде Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова газетада авыллар турында язуыбызны дәвам итү максатыннан бирегә килгәч. - Ике ел элек кенә хоккей тартмачыгы ясадык, егетләр аңа шулкадәр тартылдылар, без быел беренче тапкыр авыл яшьләре спартакиадасында команда белән чыктык. Узган ел мини-пекарня ачтык, ашханә уңышлы гына эшләп килә, авылда халыкка 8 кибет хезмәт күрсәтә. Быел икенче кварталда саклык кассасы филиалын ачарга планлаштырабыз. Балалар бакчасы, мәктәп коллективы төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулап сөендерә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, без районда балалар саны буенча өченче урында. Быел мәктәптә 197 укучы белем ала. Беренче сыйныфка агымдагы елга Елховойдан гына 14 бала барачак. Шулай ук узган ел табиблык амбулаториясенә федераль программа буенча капиталь ремонт ясалды. Даруханәбез бар. Биредә федераль ташламалар буенча да дарулар җибәрелә. Быел монда да ремонт уздырырбыз дип торабыз. Тагын бер зур вакыйга -федераль программа буенча клуб салына башлады, быел файдалануга тапшырылачак. Авылга килүчеләр, йорт алучылар да күзәтелә. Елховой чынлап та үсә!
- Елховойны бүген нинди проблемалар борчый?
- Авыл ул проблемасыз булмый, әле тегесе, әле монысы килеп чыгып тора. Күптән түгел генә яңа су башнясы куйдык. Башняга кадәр һәм аннан Татарстан урамына чаклы суүткәргеч алыштырылды. Совет урамында да су линиясен алыштырырга кирәк. Бу бик проблемалы сорау, чөнки биредә газ торбасы да үтә. Чүп түгү мәсьәләсе дә борчый. Дөрес, чүп түгү өчен тугыз урында 23 контейнер куелган. Калдыкларны райпо җыя, акчасын ЕРРЦ аркылы түлибез. Тик чүпләрне генә вакытында алмыйлар. Контейнерлар тулып, чүпләр җиргә коелып, җил белән оча. Кузайда чүп эшкәртүче станция төзелгәч, контейнерларны еш ала башларлар дип өметләнәбез.
- Авыл - биредә яшәүчеләрнең уртак йорты. Аның матурлыгы, чисталыгы иң беренче чиратта алардан тора. Елховойлылар өмәләрдә, зиратны чистартуда катнашамы, гомумән, авылны төзекләндерүгә нинди өлеш кертәләр?
- Әгәр чакырсаң, берсе дә баш тартмый, чыгалар. Зират дигәннән, анда да күләмле эш башкарылды: биек, зур агачларны кистек. Меңгә якын шундый агачтан хәзер 49 төп кенә калды. Аларны алып, чистартып бетерергә тырышачакбыз. Узган ел ике як җыелып тугайда 420 төп биек каеннар утырттык. Күпмесе тамыр җибәргәндер, әлегә белмибез, ләкин аларны сакларга тырыштык, янгын сүндерүчеләр белән сөйләшеп сулар сиптек.
- Дания Рәҗәповна, Елховой элек суган үстерү белән дан тота иде. Авыл халкы бүген нәрсә белән шөгыльләнә?
- Хәзер алай сатар өчен күпләп суган үстерүчеләр бик күзәтелми. Авылда яшәүчеләр соңгы вакытта яшелчә үстерүгә караганда терлекчелеккә игътибар бирә башлады. Берничә гаилә мөгезле эре терлек асрый. Без районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү буенча федераль программа нигезендә иң күп кредит алучылардан саналабыз. Үткән ел, мәсәлән, 37 хуҗалык 4 534 000 сумлык кредит алды. Программа эшли башлаганнан бирле, ягъни биш ел эчендә аннан 154 хуҗалык файдаланды. Алынган кредит суммасы 17 786 000 сум тәшкил итә.
- Заманында тирә-якларда да дан тоткан Елховой базары бүген ни хәлдә?
- Базар эшли, хәзер дә тирә-яклардан сәүдәгәрләр, сатып алучылар була. Һәр якшәмбе 4-5 әр машина терлек алып киләләр, печән, фураж, төзелеш материаллары, запас частьлар, азык-төлек, бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкка, йортка ни кирәк - барысы да бар. Кыскасы, Елховой яши һәм киләчәктә дә яшәячәк!
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы