Елена Исинбаева эләккән
Спорт министрлыгы 2017 елга җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасына кандидатлар исемлеген бастырып чыгарган.
Исемлеккә колга белән сикерүдә ике тапкыр олимпия чемпионы булган Елена Исинбаева да кертелгән. Узган ел ул спорттагы карьерасын төгәлләгән иде. Спортчы, чынлап та, сикерүен дәвам итмәячәк икән. Исемлек аның карьерасын тәмамлавы турында белдерүе алдыннан гына төзелгән булырга тиеш.Тиздән аның фамилиясе исемлектән сызылачак, дип яза Вести.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа