Элеккеге полиция начальнигын ни өчен үтерү фаразы күрсәтелә
Сызрань районындагы Ивашевка авылында вәхшиләрчә үтереш акча өчен килеп чыккан дип фаразлый Самара өлкәсе буенча эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Коновалов.
"Минемчә, бу мөлкәт өчен һөҗүм" дип белдерә ул.
Сызрань районында массакүләм үтереш 24 апрельгә каршы булды. Элеккеге полиция начальнигы Андрей Гошт һәм аның якыннары һәлак булды.Ул үзе, әти-әнисе, абыйсы һәм аның хатыны, сеңлесе үтерелде. Бары тик җиде яшьлек кыз исән калды, ул комада.Үтерүче турында мәгълүмат бинүчегә 3 миллион сум вәгъдә ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа