Әлмәттә элекке полицейскийны эшкә алу 20 мең сумга төшкән
Әлмәттә экс-полицейскийны «әйтми-нитми» эшкә алган өчен кадрлар бүлеге начальнигын хөкем иттеләр.
Әлмәт шәһәр суды аңа 20000 сум штраф салды. Тикшерү күрсәткәнчә, Әлмәттәге бер компаниянең кадрлар бүлеге башлыгы элекке полицейскийны эшкә алуы турында властьларга хәбәр итүне кирәк тапмаган. Шулай итеп Әлмәт эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегенең элеккеге начальнигы әлеге оешмада 2013 елның 18 сентябреннән алып 2016 елның 16 мартына кадәр эшләгән. Бу закон бозу булып санала. Персонал өчен җаваплы кеше элеккеге дәүләт хезмәткәрен эшкә алуы турында аннан алдагы эш бирүчегә хәбәр итәргә тиеш иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа