Ел башыннан фатирга бәяләр төшкән
Икътисадый кризис аркасында хәтта фатир арендалау бәяләре дә аска тәгәрәгән.
Казанда мәсәлән ике бүлмәле фатир арендалау элек 20 меңнән артык торса, хәзер аны аена 19 мең сумга да арендалап була.
Әлмәттә дә бәяләр күзгә карап аска тәгәри. Апрель аенда фатир сатып алучылар өчен иң кулай вакыт, ди белгечләр. Торак бәяләре бермә-бер төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа