Егете янына кунакка килгән кыз ваннага батып үлгән
Лайф хәбәр иткәнчә, Амира исемле кыз ир-егет белән ике көн элек танышкан була.
Егет аны кунакка чакыра, икәүләшеп бер шешә исерткеч эчемлек эчкәч, ир-ат кибеткә чыгып китә. Кыз бу арада ванна кереп чыгарга була. Хуҗа кеше өенә кайтып кергәч, кызны ваннада аңсыз килеш таба. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кызның үлемен раслый. Хәзер тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia