Эчтеңме – буеңа сеңдер, булдыра алмасаң – эчмә!
Өч татарстанлы өчен узган ял көннәре аянычлы тәмамланган.
22 май иртәсендә Чистай шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек хатынны кабыргалары сынган килеш һәм башка күптөрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Баксаң, мондый хәлгә аны бергә яшәүче 48 яшьлек ир җиткергән икән. Хәмер кулланып утырганнан соң фатирда тавыш чыга һәм ир кеше хатынын кыйный.
Лаеш районында булган фаҗигадә дә хәмер гаепле. Авылдашлар нәрсә бүлешмәгәндер - билгесез, ләкин аракы белән кәеф-сафа корып утырганда чыккан низаг барышында 57 яшьлек ир 47 яшьлегенә пычак кадый. Хәзер җәрәхәтләүче кулга алынган, вакыйга урыныннан корал табылган.
Яшел Үзән районында исә хәмер кулланганнан соң бер күрше икенчесенә пычак белән ташлана һәм аны күкрәгенә кадый. Хәзер тикшерү бара. Һәр очракта да җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа