Эчке эшләр бүлеге начальнигының гаражында урланган автомобиль табылган
Урыны бик җылыда булган, күрәсең, шуңа да таба алмый интеккәннәр бугай...
LifeNews телеканалы хәбәр иткәнчә, Сергиев-Посад кешесенең урланган автомобилен эзли торгач, үзләре дә сизмәстән Хоршевский районы эчке эшләр бүлеге начальнигының гаражына барып чыгалар. Дөресерәге, аренда килешүе Вадим Измайловның хатыны исеменә төзелгән була. Гараж эчендә югалган автомобильдән тыш дистәләгән машина документлары, ачкычлары һәм номерлары да табыла. Ведомтсво җитәкчесе шундук урынга килеп җиткән ди...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа