Эчеп, кулын һәм аягын сындырган. Әле ул гынамы?!
Аек булмаган хәлдәге 38 яшьлек ханым үз фатирында ялгыш егылып кулын һәм аягын сындырган.
Өч көн дәвамында су да эчә, ашый да алмыйча идәндә яткан да яткан. Шалтыратуларга җавап бирә алмаган, ишекне барып ача алмаган.
Бу хәл Чаллыда була. Ханымның берничек тә элемтәгә кермәвенә борчылган туганнары МЧС хезмәткәрләрен чакырталар. Ишекне ачсалар, хуҗа ханым идәндә ята ди. Ул наркология диспансерында учетта торган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia