Тормыш - яшәеш

Дустына булышыйм дип кырыгалдарларны баеткан

Әлмәтнең полиция бүлегенә 52 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул үзенең корбан булганлыгын соңлап кына аңлый шул...

Социаль челтәрдә популяр булган битендә әлмәтлегә ахирәте ярдәм сорап хат яза. Анда күрсәтелгән сумма да шик тудырырлык түгел - биш мең сум гына. Шуңа да ир озак уйламастан танышының исәбенә соралган сумманы күчереп куя. Күпмедер вакытан соң ул аңа шалтыратып хәлен белешергә уйлый. Бары тик шунда гына дустына ярдәм кирәк түгеллеген, ә социаль челтәрдәге битен билгесез затлар ватып кергәнлеген белә.
Үзенең кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккәнен аңлаган әлмәтле җирле полиция бүлегенә барырга имәҗбүр була.
Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Дустына булышыйм дип кырыгалдарларны баеткан
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш