Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дус кызын курортка җибәрү өчен кредит алганнан соң, егет асылынган

28 яшьлек егет хезмәттәшенә 230 мең сум кредит алып бирсә дә, кыз бурычын кайтарачагын әйтеп, курортка бармый кала.

Чаллы автозаводында эшләүче егет предприятие янындагы агачка асылына. Әлеге вакыйга узган елның октябрендә була. Егет әнисе белән ачуланышып, өеннән чыгып китә. Соңрак аны компьютер чыбыгында асылынган килеш табып алалар. Полиция җинаять эше кузгатудан баш тарта. Шуңа да әни кеше тикшерүне үзе башкара. Ул улының телефонындагы барлык смс-хәбәрләртне укый һәм аның бер бригадада эшләүче, иреннән аерылган хатын өчен кредит алганлыгын ачыклый. Хатын бурычын түләргә вәгъдә бирсә дә, сүзендә тормый. Кредит алган егеткә ай саен үз хезмәт хакыннан 15700 сум акча түләп барырга туры килә. Әлеге сәбәп аны гомерен өзәргә теләү адымына этәргән дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса