Чыннан да, кышкы чор фармацевтика тармагы өчен ел да диярлек бик отышлы була. Махсус оештырылган шау-шулар, вәзгыятьне куертып күрсәтүләр ярдәмендә алар миллионлаган керем ала. Кризис күп кенә тармакларны "аяктан екса" да, даруханәләргә төшенкелек янамый. "Кирәге чыгар" дип фикерләү канында булган безнең халык, бу юлы да авырмаган килеш даруларны запаска җыярга тотынды.
Гриппны дәвалау препаратлары - «Реленза» һәм «Тамифлю» табадан төшкән коймак кебек тарала. «Кагоцел», «Арбидол», «Анаферон» кебек чирне кисәтү, иммунитетны үстерү чараларына да чиратлар тезелгән. Әмма организмны төрле химия белән агулаганчы, гади кагыйдәләрне үтәү нәтиҗәлерәк тә, кесә ягына да бөтенләй чиертми.
Түбәндәге киңәшләр грипптан сакланырга ярдәм итәчәк:
- Җәмәгать урыннарында булуларны чикләү;
- Күбрәк саф һавада йөрү;
- Спорт белән шөгыльләнү;
- Витаминнарга бай азык-төлек белән туклану;
- Бүлмәләрне ешрак җилләтү;
- Идәннәрне, ишек тоткаларын сөртеп тору;
- Урамнан кергәч, кулларны сабынлап юу;
- Борынны тозлы су белән юдырту;
- Кирәк очракта маска кию (әмма аны кимендә ярты сәгать саен алыштырып тору кирәклеген онытмау)
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе вәзгыятьне даими контрольдә тота. Һәм алар паникага бирелергә бернинди сәбәп тә юк дип, хәлнең тотрыклы булуын ассызыклый. Дуңгыз гриппын йоктыручыларның хәле гомер өчен куркыныч тудырырлык дәрәҗәдә түгел. Даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык барлыкка килсә дә, хастаханәләр барлык препаратлар белән җитәклек күләмдә тәэмин ителгән, дип хисап тота алар.