Хокук яклау хезмәткәрләре белдергәнчә, быелның 19-24 мартында Наталья Кикайлешвили медицина ярдәме сорап берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән. Тикшерү фаразлары буенча, 4 нче шәһәр балалар сырхауханәсе хезмәткәрләре баланы дәвалау өчен тиешле чаралар күрмәгән. Шуның аркасында 25 мартта бала өйдә вафат булган.
Суд-медицина экспертизасы үткәрелгән инде. Аның нәтиҗәләреннән аңлашылганча, баланың гомере баш һәм арка мие җилсенүе рәвешендә өзлегүгә китергән үтә көчле вирус инфекциясе аркасында булган.
Ашыгыч ярдәм хезмәте19 һәм 20 мартта кызның әти-әнисе чакыруы буенча өч тапкыр аларның өенә килгән. Әмма табиблар баланы хастаханәгә салу өчен җитәрлек сәбәп күрмәгән. Шуңа да хокук яклаучылар ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына карата башлангыч тикшерү үткәрергә ниятли, дип җиткерә "Татар-информ".