Тормыш - яшәеш

ДПС хезмәткәрләрен штраф көтә

Бу хәл быел гыйнвар азагында була.

ДПС хезмәткәрләре патруль автомобилен кар көртләре артына качырып, юлларда тәртип бозучыларны ачыклап торалар. Үтеп баручы бер шофер аларны фотога төшерә. Шулай итеп ЮХИДИ хезмәткәрләренә карата шикаять языла. Февральдә әлеге шикаятькә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча бүлегеннән рәсми җавап килеп төшә.

Autotat.ru мәгълүматларына караганда, җавапта шикаятьнең кабул ителүе, әлеге хезмәткәрләрнең дисциплинар җавапка тартылачагы әйтелә.

Реклама

Менә шулай. РФ ЭЭМның 185 нче санлы боерыгы нигезендә ЮХИДИ инспекторлары хезмәт вазифаларын үтәгән вакытта юлдан күренерлек урында булырга тиеш һәм аларга автомобильләрен дә төрле объектлар һәм биналар артына качырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> ДПС хезмәткәрләрен штраф көтә
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш