Дөньядагы иң өлкән кешегә 180 яшь
Бүген галимнәр уртача гомер озынлыгы 60-75 яшь дип дәлилли, ә дөньядагы иң өлкән кеше 180 яшьтә булуы белән шаккатыра.
Ул 1835 елгы. Индиядә яшәүче Махашта Мурасиның документлары югалган икән. Аның сөйләвенчә, ул күптән инде балаларын, оныкларын яшь буенча уздырган, үзен үлемсез дип саный. Озак яшәү серен беркемгә дә ачарга теләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа