Реклама
"Иннополис" - Россиядә IT-технологияләр өлкәсенә караган тәүге махсус икътисади зона булачак
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан территориясендә "Иннополис" махсус икътисади зонасын төзү турындагы карарны имзалады. Бу хакта ул бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә капиталь ремонт эшләрен финанслауга багышланган киңәшмәдә "Иннополис" МИЗын төзү турындагы карарны имзаладым", - дип хәбәр итте.
Билгеле булганча, агымдагы елның сентябрендә Татарстан РФ Икътисади үсеш министрлыгына Казан янәшәсендә "Иннополис" МИЗын төзүгә кагылышлы заявка юллаган иде. Аны ике мәйданда - Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары терииториясендә төзү планлаштырыла. "Иннополис" - Россиядә IT-технологияләр өлкәсенә караган тәүге махсус икътисади зона булачак.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы