Реклама
Россия Дәүләт Думасы динне һәм гыйбадәт урыннарын мыскыл итү өчен җаваплылык кертә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Документ буенча, дини йолаларны мыскыл иткән кешене 300 мең сумга кадәр штрафка тартырга яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Гыйбадәт йортларына зыян салган өчен 100-500 мең сум күләмендә штраф салачаклар, 5 елга төрмәгә утыртып куюлары да бар. Дини әдәбиятны, билгеләрне, эмблемаларны бозган өчен 30-50 мең сум күләмендәге штраф каралган. Өстәвенә әлеге гамәлләр җинаять эше дип бәяләнәчәк, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы