Динар Хөснетдинов: "Бүләк аздыра бит ул"
- Бүләк алу бик катлаулы һәм нәзәкатле эш ул. Ә хатын-кызга сайлау икеләтә авыр. Шуңа күрә мин 8 март алдыннан һәм ул көнне өйгә кайтмыйм, урамда чуалырга да тырышмыйм.
Кайтмагач, очратмагач, бүләк белән бимазаланасы да юк. Соңрак күрешкәч, "узган бәйрәмнәр белән!" дип котлыйсың да, вәссәлам. Шаяртам, әлбәттә. Минем бәйрәмнәргә кулдан открытка ясап бүләк итү гадәтем бар иде. Бер кызның шулай "сатып алырга акчасын җәлләгән" дигәнен ишеттем дә туктадым. Уйлап карасаң, бүгенге заманда кибеткә чыгып открытка сатып алу авырмени?! Ә үзең ясасаң... Әллә ничек хәзер ихлас сүзгә, игътибарга шатлана белмиләр. Предмет түгел, гамәл бүләк итү юк, ул бәясез. Аннан соң бүләкнең наркотикларга хас үзлеге бар түгелме?! Аздыра бит ул. Ягъни биргән саен затлырагын көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа