Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Депутаттан бүләк

Илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү чаралары уза. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, "Кайгырту" хәйрия фондына нигез салган Ришат Фазлытдин улы Әбүбакиров та әлеге чарадан читтә калмады Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы шәһәрләре ветераннарын тәбрикләде.

Ветераннарга депутатның ярдәмчеләре тарафыннан азык-төлек белән пакетлар һәм чәчәкләр тапшырылды.

Әлмәттә Ришат Әбүбакиров исеменнән бүләкләрне "Кайгырту" хәйрия фонды директоры Гөлнара Миннеханова Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Терехин һәм Александр Титановка тапшырды. Алар - сугышның ачысын-төчесен, бар авырлыкларын үз җилкәсендә татыган шәхесләр. Икесе дә 1942 елның августында фронтка киткән. Александр Терехин пехотада хезмәт иткән, Сталинград сугышларында катнашкан. Александр Титанов танк гаскәрләре составында сугышкан, үзенең тимер машинасында Берлинны алуда катнашкан. Ике ветеранның да күкрәкләрендә орден һәм медальләр чыңлый. Сәламәтлек һәм озын гомер Сезгә, хөрмәтле ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250