Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Депутатлар тәмәке тартуга кагылышлы өстәмә чикләүләр кертмәкче

Белем бирү, медицина оешмалары, шулай ук су керү урыннарындагы комлыклар һәм балалар мәйданчыгыннан 14 метр читкә китеп кенә тәмәке кабызырга рөхсәт ителәчәк. РФ Дәүләт Думасына шундый канун проекты тәкъдим ителгән.

Проект авторы фикеренчә, телгә алынган гомуми кулланылышта булган әлеге урыннарга балаларның керүе чикләнмәгән. "Балигъ булмаганнарның үзгәрүчән, читтән тәэсиргә тиз бирешүчән психикасын истә тотсак, әлеге урыннарда тәмәке тарту балаларга тәмәкегә тартылуны арттырачак. Көйрәтүчеләр моның шулай булуын теләмәсә дә, бу яшерен пропаганда булып тора", - диелә документта.

Хәзерге кануннар буенча, тимер юл вокзалы биналары, автовокзал, аэропорт, диңгез һәм елга порты, метрополитен станцияләреннән 15 метр читкә китми торып, тәмәке тартырга ярамый.
http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса