Реклама
39 яшьлек Чупай кешесенең өеннән 130 000 сум акчасы югала.
Карак ишек йозагын җимереп өйгә уза һәм акча, азык-төлек, башка кирәк-яраклар урлый. Әлеге җинаятьтә 41 яшьлек, элек өч тапкыр хөкем ителгән булган Чупай хатыны гаепләнә. Ул үз гаебен таныган инде. Полиция вәкилләре ханымнан акчаның калган өлешен - 60 меңен алган, калганын карак спиртлы эчемлеккә, кием-салымга, азык-төлеккә туздырып өлгергән. Аны 6 елга ирегеннән мәхрүм ителү көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+