Реклама
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә "Эколидер" бәйгесе кысаларында чаралар дәвам итә.
Аның чираттагысы - "Туган ягым табигате җәен" дип аталган дәрес Чупай авылының "Ромашка" балалар бакчасында үтте. Анда сабыйлар үсемлек дөньясы: чәчәкләр, куаклар, агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: тәрбиячеләре учак ягарга, ландыш чәчәген өзәргә, бөҗәкләрне үтерергә, кош ояларын тузгытырга ярамаганлыгы турында сөйләде. Дәрес ахырында балалар күл буена төшеп, аның ярларын чүптән чистартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы