Чит илдә акчалары булган әлмәтлеләр игътибарына
Әлмәтлеләр чит илдәге активларына ел азагына кадәр декларация тутырып тапшырырга тиеш.
Салым инспекциясе гражданнарның чит ил банкларындагы активларын һәм кертемнәрен ирекле декларацияләү 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булуын хәбәр итә. Ел азагына кадәр чит илләрдәге үз милкең: күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, банк счетлары хакында декларация тапшыру зарур.
Декларацияне кәгазьгә тутырылган килеш тә, вәкаләтле вәкил аша да тапшырырга була. Махсус декларация формасы кулдан яки басма рәвештә Россия ФНСы сайтындагы программ тәэмин итү ярдәме белән тутырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа