54 яшьлек Рус Акташы кешесе үз гаебен тулысынча таныган.
Агымдагы елның апрелендә авыл кешесе үз йортына 3 чит ил кешесен пропискага кертә. Әмма алар анда яшәми булып чыга. Моның өчен 54 яшьлек иргә 40 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Үз гаебен ул тулысынча таныган.