Реклама
40 яшьлек чегәнне бөтен Татарстанда эзлиләр. Чөнки ул пенсионерлардан 60 мең сум акча урлаган.
Саратовтан килгән чегән 81 яшьлек пенсионер янына килеп, аңарда бозым барлыгын әйтә. Чистайның беркатлы әбисе күршесен дә дәшеп, чегәнне өенә бозым бетерергә чакыра. Бер хатын 45, икенчесе 15 меңнәрен чыгарып бирәләр. Чегән акчаларны өреп, матрас астына кыстыра һәм шулар өстендә ике көн йокларга куша. Ул киткәч, әбиләр алданганнарын күреп ала: матрас астында кәгазь кисәкләре була.
Хәзер Саратовтан килгән бу чегәнне эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+