Чаллыда яңа туган балаларны бутаган хастаханәнең ике хезмәткәре эштән азат ителгән
Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең яңа туган сабыйларны бутауга катнашы булган ике хезмәткәре эштән алынган. Бу - республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус тикшерү нәтиҗәсе. Аларның берсе - баш табибның гинекология ярдәме буенча урынбасары Р.Кашапов, икенчесе - акушерка Г.Хәлиуллина. Моннан тыш, баш табиб Равил Бакировка һәм башка хезмәткәрләргә кырыс...
Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең яңа туган сабыйларны бутауга катнашы булган ике хезмәткәре эштән алынган. Бу - республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус тикшерү нәтиҗәсе.
Аларның берсе - баш табибның гинекология ярдәме буенча урынбасары Р.Кашапов, икенчесе - акушерка Г.Хәлиуллина.
Моннан тыш, баш табиб Равил Бакировка һәм башка хезмәткәрләргә кырыс кисәтү белдерелгән.
Соңгы 20 елда балаларны алмаштыру буенча бу беренче очрак икән.
Исегезгә төшерәбез, Кама балалар медицина үзәгендә 6 августта бер үк вакытта бала тапкан ике хатын-кызның балалары буталган була. Аны ДНК анализлары да расланган. Хәзер балаларга 3 ай. Бу нәүбәттән республиканың барлык бала тудыру оешмаларында тикшерү узачак.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа