Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллы банкын талаган ир-атны Новороссийск шәһәрендә тотканнар

Әлеге җинаять быелның 12 мартында кылынган - билгесез адәм шәһәрнең бер банкыннан көпә-көндез 1 миллион сумнан артык һәм 7300 доллар акча урлап качкан иде.

Битлек кигән билгесез ир-ат кредит оешмасы офисына кереп, кассирны травматик пистолет белән куркыта, ике тапкыр компьютер мониторына атып ала һәм булган барлык акчаны бирүне таләп итә. Теләге үтәлгәч, карак банктан табан ялтырата. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

Хокук сакчылары берничә көннән әлеге җинаятьне кылуда шикле адәм - 29 яшьлек Казан кешесе булырга тиеш, дигән нәтиҗә чыгара. Эзләүләрдән соң аны 1 июньдә Новороссийск шәһәрендә тоталар.

Ул үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге адымга берничә кредит бурычын түләп бару мөмкинлеге булмау аркасында баруын әйткән. Тикшерү барышында ул сак астына алынган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса