Чаңгы узышлары киләсе шимбәгә күчерелә
11 февраль шимбә көнне Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы» массакүләм ярышы узарга тиеш иде.
Әмма аны салкыннар аркасында 18 февральгә күчерделәр.
Быелгы чаңгы узышлары башка еллар белән чагыштырганда үзгәрәк булачагына ышандыра оештыручылар. Беренчедән, җылыныр өчен чәй эчү нокталары, уен мәйданчыклары һәм чарада үрнәк чыгышлар булыр дип көтелә. Икенчедән, шәһәр ипподромында иртәнге сәгать 10да башланып китәчәк узыш быел категорияләргә бүленеп түгел, ә бердәм узыш итеп оештырылачак. Ягъни бөтен кеше бер вакытта узышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа