Реклама
Республиканың өч кешесе мошенниклар кармагына эләгә.
Аларга банк карталарына блокировка кую мөмкинлеге турындагы СМС-хәбәр килә. Хәбәрдә күрсәтелгән телефонга шалтыратып, инструкция алганнан соң, алар карталарын блокировкадан "азат итү" өчен тәкъдим ителгән абонент номерларына тулаем алганда 80400 сум акча күчерәләр. Полиция хезмәткәрләре башта кергән барлык мәгълүматны да тикшерергә, үзегезнең финанс учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Шикләнгән очракта кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы