Тормыш - яшәеш

Өч ел элек Алабугада 8 яшьлек кызны мәсхәрәләгән адәм тоткарланган [+ВИДЕО]

Ул 67 яшьлек алабугалы булып чыга. Үзенең гаебеп тулысынча таныган.

Ул 2013 елның февралендә Алабуганың 4 гимназиясенә укырга барган икенче сыйныфта укучы баланы саклап алып мәсхәрәләүдә һәм аны үтерергә маташуда гаепләнә.
Әлеге хәшәрәт сабыйны укырга барган вакытта көтеп торган һәм җинаять кылган урынны ташлап качкан. Сабый салкында өч сәгать чамасы ятканнан соң аны фаҗига булган урыннан узып баручы ике егет күреп ала һәм хастаханәгә китерә. Табиблар баланың баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгәнен, шулай ук өшегәнен билгели.
Алабуга районының полиция бүлеге шәхси составы тревога буенча күтәрелә, җинаятьчене эзләү өчен Татарстан эчке эшләр министрлыгы үзәк аппараты да җәлеп ителә. Шуңа да карамастан җинаятьче тоткарланмый кала.
Сабыйның сүзләре буенча ясалган фоторобот бөтен республика һәм илгә таратыла. Әлеге вәхшилеккә кагылышы булырга мөмкин 13 мең ир-ат тикшерелә, аның барышында җенси характерда булган 8 җинаять ачыла.
Шул ук көнне Алабуганың паркында 26 яшьлек хатынга бер ир бәйләнгән була, тик ханым бу фактка игътибар итми кала.
Гыйнвар аенда 2003 елда кибеттә сатучы булып эшләгән ханым берничә тапкыр аның янына олы яшьтәге ир керүен һәм аңа интим мөнәсәбәткә керергә тәкъдим ясаганын исенә төшерә. Хатын аны психик яктан авыру дип уйлап полициягә хәбәр итмәгән була. Соңрак ул Яр Чаллы шәһәренә күчеп китә һәм Алабугага бары 2012 елда гына кайта. 6 гыйнварда ул шул ук ир-атның бәйләнүенә тап була. Рәсемен телефонына төшерергә өлгергән хатын икенче көнне үк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Полиция хезмәткәрләре тоткарлаган адәм кыяфәте белән сабыйны мәсхәрәләүчегә дә охшаган булып чыга. Ялганлау детекторында тикшергәннән соң аның җинаятькә кагылышы да билгеләнә.
67 яшьлек алабугалы шәһәрнең бер дәүләт учреждениесендә ишегалды себерүчесе булып эшләгән һәм психиаторда учетта торган.
Ул үзенең гаебен тулысынча таныган. Якын арада ул Казанның тикшерү изоляторына озатылырга тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өч ел элек Алабугада 8 яшьлек кызны мәсхәрәләгән адәм тоткарланган [+ВИДЕО]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш